Деловые документы на татарском языке

27

Click here to load reader

Transcript of Деловые документы на татарском языке

Page 1: Деловые документы на татарском языке

Татарстан Республикасыныј «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Законын гамәлгә ашырыр өчен барлык оешмаларда һәм учреждениеләрдә бөтен рәсми документларны татар һәм рус телләрендә рәсмиләштерү тәләп итә. Ләкин бүгенге көндә Татарстан Республикасыныј төбәкләрендә бу эш зур кыенлыклар белән бара.

Югары уку йортларында исә идарә документларын рәсмиләштерү буенча әсбаплар, кулланмалар җитешеп бетми.

Бу әсбап югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары өчен кыска белешмә китабы булыр дип уйлыйбыз.

Автор

Page 2: Деловые документы на татарском языке

Эчтәлек

1. Идарә эшчәнлеген документлаштыруыныј төп нигезләре2. Документларныј төрләре, аларны классификацияләү3. Оештыру-идарәчелек документларны эшкәртү кагыйдәләре4. Документларныј реквизитларын рәсмиләштерү5. Оешманыј документ бланкларыКулланган әдәбиятКушымталар

2

Page 3: Деловые документы на татарском языке

1. ИДАРӘ ЭШЧӘНЛЕГЕН ДОКУМЕНТЛАШТЫРУЫНЫЈТөП НИГЕЗЛӘРЕ

Идарә эшчәнлеген документлаштыру билгеләнгән кагыйдәләр буенча бөтен документаль мәгълүматларны язып баруны һәм рәсмиләштерүне ајлата. Документлаштыру гадәти чараларны (телеграммалар, телефонограммалар һ. б.) һәм яја техник чаралар ярдәмендә эшкәртелгән мәгълүматларны туплый.

Идарә эшчәнлеген белдергән документларныј составы оешманыј компетенциясе, функцияләре, мәсьәләләрне хәл итү тәртибе, эшнеј күләме һәм башка оешмалар белән мөнәсәбәтләренеј тәртибе белән билгеләнә һәм документлар табеленә беркетелеп бара.

Документлаштыру кагыйдәләренеј бертөрле булуы мәҗбүри. Аныј кануннары Документлар белән тәэмин итү дәүләт системасы идарәсе һәм Документлаштыруныј бердәм системасы куллану белән тәэмин ителә.

Документлаштыруныј бердәм системасы – махсус кануннар системасы, анда оешма эшчәнлеге өлкәсенә карап, ни рәвештә нинди документлар беркетелеп, рәсмиләштерелеп барырга тиешлеген табып була. Документлаштыруныј берләшкән системасында бөтен техник чаралар куллану кагыйдәләре дә билгеләнә.

Идарә эшчәнлеген документлаштыру оешманыј үзенеј исеменә, форма һәм реквизитлары белән өстә күрсәтелгән кулланмаларныј таләпләренә, оешманыј Уставына, башка документлаштыру кагыйдәләренә каршы килмәскә тиеш.

Хәзерге закон буенча идарәчелек органнары түбәндәге эш кәгазьләрен рәсмиләштерә: 1) карар, 2) күрсәтмә, 3) боерык, боерыкнамә, 4) йөкләмә, 5) белешмә.

Карар һәм боерыкнамәләр оешма компетенциясендә булган шундый норматив актлар кирәклеге булганда кабул ителә. Ә белешмә, күрсәткеч, йөкләмә оператив сораулар хәл итү очрагында дөнья күрәләр.

Берничә оешма арасындагы карарлар (боерыкнамәләр, күрсәтмәләр, йөкләмәләр) бердәм карар кагыйдәләре нигезендә рәсмиләштерелә. Берләштерелгән карарлар һәрбер оешмада төгәл буларак кабул ителә.

Ведомство карамагындагы оешмаларга карарлар автор тәкъдим иткән формада бирелә.

Йөкләмә документлары башка йөкләмә документлары карары белән гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Коллегиаль органнар утырышларыныј барышы беркетмәләргә теркәлеп барырга тиеш. Әгәр утырыш барышы стенография рәвешендә язылса, стенографиянеј тексты тулысынча (кулдан язылган яки бастырылган рәвештә) беркетмә белән бергә архивка җибәрелә.

Югары оешмалар карамагындагы торучы оешмалар һәм аерым гражданнар белән үзенеј компетенциясендә булган оператив элемтәдә тору өчен бу оешма хезмәт хатлары белән эш итә. Хатлар, кагыйдә буларак, башка чаралар (телдән ајлату, телефон аша әйтү, документсыз белешмә бирү) куллану мөмкинлеге булмаган чакта, языла.

Мәгълүматларны тиз арада тапшырырга туры килгән чакта телеграмма, телефонограмма һәм башка техник чаралар, ә бүгенге көндә ешрак телефакс, интернет челтәре, телефон киј кулланыла.

3

Page 4: Деловые документы на татарском языке

Кайбер оешмаларда үзләренеј эчке кагыйдәнамә һәм норматив актлары нигезендә башка документлар да булуы мөмкин: эш планы, эчке хисапнамә, прейскурант, стандарт, устав, эш кагыйдәләре һ. б.

Идарәчелек документы текстыныј авторы, оешма бүлегенеј җитәкчесе белән рәсми рәвештә килешенергә тиеш.

Нинди дә булса документныј проекты эчке килешүләрне үтүе мәҗбүри. Ул түбәндәге күрсәтелгән чират буенча алып барыла:

– тармак бүлекләре, функциональ, территориаль бүлекләр, кијәшмә органнары һәм кирәкле очракта иҗтимагый оешмалар белән;

– функциональ сорауларны хәл итүче җаваплы хезмәткәрләр белән (баш, өлкән белгечләр белән);

– финанс ягыннан җаваплы тармак яки баш бухгалтер (бухгалтер) белән;– юридик хезмәт бүлеге белән;– документларны тәэмин итү хезмәтчелеге белән;– коллегиаль орган җитәкчесенеј урынбасары белән.Документныј эчтәлегенә карап тышкы килешү түбәндәге чиратта алып

барыла:– оешма карамагындагы бүлекләр, ә шулай ук карамакта булмаган, ләкин

хокукый мөнәсәбәтләр ягыннан аерым бурычлы як булып торган оешмалар белән;

– бу өлкәдә эшли торган фәнни-сәнәгый оешмалар һәм бу документныј эчтәлегенә туры мөнәсәбәттә торган оешмалар белән;

– кирәкле очракларда – аерым җәмгыяви, сәяси-иҗтимагый оешмалар белән;

– күзәтчелек санитар иясе, сәламәтлек, янгын хәвефсезлеге оешмалары белән;

– шул өлкәдәге югары торган органнары (әгәр үзләренеј ризалыгын мәҗбүри белдерергә тиеш булсалар) белән.

Идарә эшчәнлеген белдергән документларга оешманыј җитәкчесе яки аныј урынбасары кул куярга яки аларны расларга тиеш. җитәкченеј бу хокукы уставта, махсус эчке белешмәдә һ. б. күрсәтелүе мәҗбүри. Ике яки күбрәк имза документ астына ике яки күбрәк җаваплы кеше булганда куела.

Акчага бәйләнешле матди кыйммәтләргә, кредитка һ. б. шундый документларда оешманыј җитәкчесе яки аныј урынбасары һәм баш бухгалтер (бухгалтер) имзалары булуы зарур.

Берничә оешма өчен рәсмиләштерелгән документларга барлык оешмаларныј җитәкчеләре кул куялар.

Комиссия тарафыннан эшләнгән барлык документларда шул комиссиянеј бөтен әгъзаларыныј имзалары булуы мәҗбүри.

Коллегиаль орган краарларына алып баручы һәм сәркатип куллары куела.Коллегиаль орган җитәкчесе тарафыннан эшләнгән күрсәтмә (әмернамә)

шул җитәкченеј бер имзасы белән генә раслана. Шулай ук җитәкче бу хокукын урынбасарына, баш инженерга, бүлек җитәкчеләренә тапшыруы мөмкин.

Расланырга тиешле документларда (белешмәләрдә, уставларда һ. б.) җаваплы вазыйфада торган шәхес имзасы булуы мәҗбүри.

Коллегиаль органнар утырышлары беркетмәләренә алып баручы яки сәркатип кул куя.

Докладларга, докладлы кулъязмаларга, белешмәләргә һәм башка мәгълүматый, белешмәле яки аналитик рәвешле документларга башкаручы кул куюы мөмкин (аныј хокукы үзенеј чигеннән чыкмаган очракларда).

4

Page 5: Деловые документы на татарском языке

Идарә эшчәнлеген ајлата торган документлар арасында шулай ук кушымта-документлар очрый. Аларны өч төргә бүлеп була:

1) раслана һәм эшкә махсус документ буларак кертелә (хокукый актлар, мөстәкыйль мәгънәле язмалар) торган кушымталар;

2) төп документны ајлатып килә яик өстәмә мәгълүматлар бирә торган кушымталар;

3) башкаоешмаларга хат белән җибәрелә торган кушымталар.Төп документларны ајлатып килгән яки өстәмә мәгълүматлар бирә торган

кушымталарда өске уј почмакта аныј реквизитларын билгелиләр: анда төп докуметныј исеме, датасы һәм номеры куела. Мәсәлән:

_______________документныј исеме________________

номер һәм датаКУШЫМТАСЫ

Кушымталар берничә булганда, аларга номерлар куела.Кушымталарны төп документсыз тараткан очракта аларга махсус тамга

(гриф) куела, һәм төп документныј исеме, номеры, датасы булуы мәҗбүри.Кулланышта йөргән документлар төрләрен чикләү максаты белән

министрлыклар һәм башка оешмалар һәр өлкәдә кирәкле булган документларныј табельләрен эшкәртәләр.

2. ДОКУМЕНТЛАРНЫЈ ТөРЛӘРЕ, АЛАРНЫ КЛАССИФИКАЦИЯЛӘү

Барлык булган документлар үзләренеј нинди эшне рәсмиләштерүенә карап ике төргә бүленә. Беренче төргә гомуми һәм административ мәсьәләләрне (оешманыј төзелешен, аныј эш итү таләпләрен сораулары) хәл итә торган документлар туплана. Документларныј бу төре оешманыј бөтен бүлекләрендә эшкәртергә мөмкин. Икенче төркемгә – җитәкчелек функцияләрен үтәүче документлар керә. Бу документлар еш очракта финанс бүлеге хезмәткәрләре, бухгалтерия, план бүлеге эшчеләре һ. б. функциональ бүлекләр тарафыннан эшләнә.

үзләренеј төрләре һәм исемнәре буенча документларны түбәндәгечә бүлеп була: хезмәт хатлары, боерыкнамәләр, беркетмәләр, актлар, хәбәрле язмалар, килешүнамәләр һ. б. Аларны рәсмиләштерү бертөрле булуына карамастан, эчтәлеге ягыннан алар бер-берсеннән аерылырга мөмкин.

Шулай итеп, төзү урыны буенча документлар эчке (билгеле оешма хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән) һәм тышкы (башка оешмалардан, берләшмәләрдән килгән документлар, шәхси хатлар) булалар.

үзләренеј эчтәлеге буенча документлар гади (нинди дә булса аерым бер сорауга багышланган) һәм катлаулы (берничә сорауны ачыклап килгән) булалар.

Формалары буенча документлар индивидуаль (һәрбер документны шәхес үзе генә язган очракта – мәсәлән, шәхси шикаятьнамә); трафаретлы – документныј бер өлеше типлаштырып бастырылган, ә калганы – язмача кулдан тутырыла; һәм типлаштырылган – бертөрле оешмалар өчен эшкәртелеп бастырылган булалар.

5

Page 6: Деловые документы на татарском языке

Эш итү вакыты ягыннан документлар кыска вакытлы – билгеле вакытта эшкә кертергә тиешле; һәм вакытсыз – эшкә кертү вакыты билгеләнмәгән булалар.

Документларны тагын үзләренеј чыгышы буенча бүләләр: хезмәт документлары – оешма, берләшмә һ. б. мәнфәгатьләрен яклаучы (ачыклаучы) документлар һәм шәхси – аерым шәхес мәнфәгатен күзәтә торган документ.

Рәсмиләштерелүе ягыннан документларныј түбәндәге төрләрен билгеләп була: төп нөсхә, күчермә, чыгарма һәм дубликат.

Теркәлү чарасы ягыннан документлар язмача (кулдан һәм бастырылган нөсхәләр), графика, төсле фото-, кинодокумент, видеодокумент һ. б. була алалар.

Төп нөсхә – бу имзалы, мөһерле һәм расланган формада беренче тапкыр эшләнгән документ.

Күчермә – «күчермә» дигән тамгалы, төп документтан төп-төгәл күчереп алынган документ. Күчермәләр рәсми хезмәткәр белән махсус расланырга тиеш. Аеруча әһәмиятле күчермәләрдә мәҗбүри рәвештә оешма җитәкчесенеј имзасы һәм оешма мөһере куела.

Кайвакыт төп нөсхәдән тулы күчермә түгел, ә аерым чыгарма кирәк була. Бу чакта чыгармада аныј кайсы документтан алынганын күрсәтү мәҗбүри. Ә чыгарманыј дөреслеге тиешле рәсми хезмәткәр имзасы һәм оешма мөһере белән тасвирлана.

Оешмаларныј документныј төп нөсхәсен югалткан затларга дубликат бирергә хакы бар. Дубликатта мәҗбүри рәвештә «дубликат» дигән тамга булырга тиеш, һәм ул юридик яктан төп нөсхә белән бертигез көчтә була.

3. ОЕШТЫРУ-ИДАРӘЧЕЛЕК ДОКУМЕНТЛАРЫНЭШКӘРТү КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Барлык документлар аерым элементлардан тора – реквизитлардан (лат. requisitum – таләп, кирәкле). Реквизитларны рәсмиләштерү документныј төрен ачыклый. Шуја күрә документ дөрес ајлашылсын өчен, ул кирәкле формада эшләнгән булырга тиеш. Документныј рәсмиләштерүнеј тулылыгы һәм сыйфатлылыгы, аныј юридик көче беләј бәйле, чөнки реквизитлар таныклауны, конкрет нәрсәнеј тасвирлануын белдерәләр.

Мәҗбүри реквизитлар булган чакта гына документ юридик көчендә була ала. Мәсәлән, эш хаты өчен оешманыј исеме, адресы, адресаты, текстныј исеме, дата, оешманыј индексы, кирәкле имзалар, хатны әзерләүче фамилиясе, телефон номерлары булу мәҗбүри. Документларны әзерләгән чорда, аларны рәсмиләштергәндә өстәмә реквизитларныј кирәге чыгуы мөмкин.

Документлар еш кына беръюлы ике төрле бланкта рәсмиләштерелә: оешманыј рәсми хезмәт бланкысында һәм гомуми башка документлар өчен эшләнгән бланкта. Бу бланклар даими реквизитлары белән аерылып тора.

Документлар А3 (297420), А4 (210297), А5 (148210) форматлы кәгазьләрдә эшкәртелә.

Ике һәм күбрәк оешма исеменнән төзелгән документлар бланксыз рәсмиләштерелә.

6

Page 7: Деловые документы на татарском языке

4. ДОКУМЕНТЛАРНЫЈ РЕКВИЗИТЛАРЫН РӘСМИЛӘШТЕРү

1. Дәүләт гербын сурәтләү. Оешма документларында һәм рәсми хезмәт хатларында дәүләт гербын өстәге уј почмакта урнаштыралар. Татарстан гербын документларда рәсмиләштерү хокукый актларга каршы килмәскә тиеш.

2. Оешма эмблемасы яки сәүдә тамгасы. Оешма эмблемасы яки сәүдә тамгасы документныј өске сул ягында рәсмиләштерелә. Дәүләт гербы сурәтләнгән бланкларда оешма эмблемасы өстәмә бастырылмый. Оешма эмблемасы яки сәүдә тамгасы закон билгеләгән тәртип буенча регистрация үткән булырга тиеш. Эмблема яки тамганы 2,52,5 см үлчәмендә эшләргә тәкъдим ителә.

3. Дәүләт бүләкләрен сурәтләү. Бу реквизит әлегә гамәлдән чыкмаган, ләкин бүгенге көндә документларда кулланмый.

4. Россия оешмалары һәм предприятиеләре классифкаторы кодын рәсмиләштерү. Гарәп саннары белән документныј беренче битендә өске уј ягында куела (оешмага код бирелгән очракта).

5. Россия оешмалары һәм предприятиеләре оештыру документлары классификаторы кодын рәсмиләштерү. Шулай ук гарәп саннары белән документныј өске уј ягында урнаштырыла (кирәк булганда).

6. Югары оешма яки министрлык исемен яки билгесен сурәтләү. Бу исем яки билге ведомство карамагындагы булган дәүләт оешмалары документларында өске өлешендә куела.

7. Документныј авторы – оешма исеме. Оешманыј Кагыйдәнамәсе кагыйдәләре нигезендә рәсмиләштерелә.

8. Оешма карамагындагы торган бүлек исеме. Буйсынуда торучы тармак (бүлек, оешма) тарафыннан эшләнгән документларда буйсынуда торучы тармак (бүлек, оешма) баш оешма исеме астында языла.

9. Элемтә оешмасыныј индексы, почта һәм телеграф адресы, телетайп номеры, телефон һәм факс номерлары, банк хисапнамәсе номеры. Бу мәгълүматлар оешма исеме астында бирелә. Мәсәлән, 423400, Әлмәт шәһ., Тукай ур., 40 нчы йорт, тел. 7-70-77, факс 7-70-79, х/с 770087...

10. Документ төре исеме. Документ төре исеме документныј эчтәлегенә туры килергә тиеш, һәм ул баш хәрефләр белән языла.

11. Дата. Дата гарәп саннары белән имзалар куйган көнен, язылган көнен, утырыш, кијәшмә, коллегия утырышы көнен яки документны кабул иткән (җибәргән) көнен күрсәтеп, рәсмиләштерелә. Мәсәлән, 30.10.2000 (шулай ук, алдан ел, аннары ай һәм сојыннан көнен куярга мөмкин). Финанс характерлы документларда сүзле-санлы чара да яраклы, мәсәлән: 30 октябрь 2000 ел.

12. Регистрация номеры. Оешмада үзендә эшләнә торган яки каьул иткән документларныј регистрация номеры тәртип саныннан (ел башыннан алып барыла торган) тора, һәм оешма тарафыннан документларга өстәмә махсус индекс һ. б. өстәлә ала. Берничә оешма тарафыннан әзерләнгән документларда бөтен авторларныј регистрация индекслары авыш сызык сызык аша бирелә.

13. Документныј датасына һәм регистрация индексына сылтама. Сылтама җавап бирә торган документныј бланкысында яки хатта күрсәтелә. Шартлы рәвештә аны түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин: «№___ ______ дан».

14. Документны эшләү яки бастырып чыгару урыны. «Оешма исеме» реквизитыннан яки оешманыј иәгълүматларыннан документныј эшләгән урынын билгеләп булмаса, аны документта аерым күрсәтү мәҗбүри. Хезмәт хатларыннан башка, бөтен документларда документ эшләүче оешманыј урнашкан урыны

7

Page 8: Деловые документы на татарском языке

билгеләнгән булырга тиеш. Мәсәлән: Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Кәшер авылы.

15. Документ белән файдалануга чикләү грифы. Документныј беренче битендә өчке уј почмагында урнаштырыла. Әгәр документта «Хезмәт файдалануы өчен» дигән гриф булса, аны эш урынында гына кулланырга мөмкин. Бу документларныј хисабы башка документлардан аерым алып барыла. Әгәр документта «Яшерен» дигән грифы күрсәтелсә, аны махсус рөхсәткә ия булган хезмәткәрләр генә куллана ала. Бу документлар белән махсус инструкция буенча гына файдаланырга ярый. Инструкция беләј махсус рөхсәт ияләре таныш булырга тиеш.

16. Адресат. Документлар оешмаларга, аларныј аерым тармакларына яки аерым шәхес исеменә җибәрелә. Оешмага яки аныј тармагына аерым җитәкчесен искә алмыйча җибәргән очракта, документта адресат баш килеш формасында языла. Мәсәлән:

Татарстан РеспубликасыныјМәдәният министрлыгы

Эшләр идарәсеДокумент аерым бер урындагы кешегә җибәрелсә, оешманыј һәм вазыйфа

баш килештә, әшәхес исеме юнәлеш килештә куелып языла. Мәсәлән:Татарстан Республикасыныј

Эчке эшләр министрлыгыЭшләр идарәсе

Төп белгечМ.Х. Идрисовка

җибәрелгән документ оешма җитәкчесенә билгеләнсә, оешманыј исеме эш урыны исеме эчендә тулысынча языла. Мәсәлән:

«Агропром» берләшмәсебаш директоры

И.М. ИвановкаДокументны берничә бертөрле оешмага җибәргән очракта, адресатларны

гомумиләштереп күрсәтәләр. Мәсәлән:Татарстан Республикасыныј

район администрацияләребашлыкларына

Почта адресы документны берчак корреспондентларга җибәргән вакытта гына языла. Мәсәлән:

«Мәгариф» журналы редакциясе420007, ТР, Казан шәһ.,

Декабристлар ур., 2Документлар иј күбе дүрт нөсхә булырга мөмкин. Бу очракта һәр нөсхә

кирәкле имза белән раслана. Документны дүрт адресаттан күбрәк урынга җибәргәндә, һәр нөсхәдә аерым адрес куелып тапшырылган урыннарныј исемлеге төзелә.

«Күчермә» дигән гриф икенче, өченче, дүртенче адресатка куелмый.Документны аерым шәхескә җибәргән очракта алдан почта адресы, аннары

адресатныј фамилия һәм инициаллары куела. Мәсәлән:423400, Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһ.,Ленин ур., 102 – 65

8

Page 9: Деловые документы на татарском языке

Хабибуллин Мөнир Хәлил улынаЧит илләргә җибәрелә торган корреспонденцияне халыкара стандартлары

буенча рәсмиләштерү мәҗбүри: алдан адресат (исем, фамилия), аннары йорт номеры, урам, шәһәр, штат (графлык, кантон һ. б.) һәм ахырдан ил исеме күрсәтелә. Мәсәлән:

P. Lunin16 – 61 Ibrahimov av.

Kazan 420044Tatarstan Republique

Russia17. Документ раслау грифы. Документны раслау грифы беренче биттә өске

уј почмакта «РАСЛЫЙМ» дигән сүз белән рәсмиләштерелә. Грифта тагын раслаучыныј фамилиясе, инициаллары, эш вазыйфасы, шәхси имзасы һәм аныј ајлатмасы булырга тиеш. Түбәнрә документныј расланган көнен күрсәткән дата булуы мәҗбүри. Мәсәлән:

РАСЛЫЙМ

Администрация башлыгыурынбасары

__________ И.И. Рябов имза

«___» _________ елӘгәр документны югары торган оешма җитәчесе расласа, рифка шул

оешманыј исеме һәм имза куючыныј эш вазыйфасын күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән:РАСЛЫЙМ

Татарстан РеспубликасыныјЭлемтә министр урынбасары

___________ В.Г. Дякин имза

«___» __________ елӘгәр документ карар, фәрман яки беркетмә белән расланса, гриф

«РАСЛАНГАН» сүзеннән тора. Бу очракта беркетмәнеј номеры, дата куела. Мәсәлән:

20 октябрь 2000 ел 36 №лыКолият директоры фәрманы беләј

РАСЛАНГАНяки:

30.01.2000 ел 27 №лыберкетмәсе белән

Коллият коллективы утырышы

РАСЛАНГАН

18. Резолюция. Резолюцияләрдә документлаштырылган карарны башкару буенча күрсәтмәләр бирелә. Резолюциягә түбәндәге элементлар кертелергә тиеш: башкаручы (башкаручылар) фамилиясе, күрсәтмәнеј эчтәлеге, башкару срогы, имза һәм дата. Резолюцияне башкаручы берничә булган очракта, җаваплы башкаручы күрсәтелә. җаваплы башкаручы булмаганда, резолюциядә беренче

9

Page 10: Деловые документы на татарском языке

булып торган фамилия башкаручы дип санала. Карарны башкару өчен өстәмә күрсәтмәләр кирәк булмаган очракта, резолюциядә автор имзасы һәм дата куела.

19. Тектсныј исеме (башы). Текстныј исемендә кыскача текстныј эчтәлеге билгеләнә. Ул кыска һәм тулы рәвештә, текстныј төгәл мәгънәсен ајлатырга тиеш. Тектсныј башы документ исеме белән грамматиа яктан туры килүе мәҗбүри. Мәсәлән: (Нәрсә турында?) «Беренче ярты еллык хезмәт нәтиҗәләре турында» фәрман; (Нәрсә?) «Педагогия советы утырышы» беркетмәсе.

20. Контроль тамгасы. Документныј карарын башкару срогы җитәкче резолюсиясендә күрсәтелә. Срок куелмаган булган очракта, аны бер ай эчендә башкарырга дип билгеләнә яки башкару срогы документныј үзендә рәсмиләштерелә.

21. Текст. Документ тексты анкета, таблица, ирекле текст һәм аларныј комбинациясе рәвешендә рәсмиләштерелә ала. өзлексез текст үзендә берничә карар, нәтиҗә һ. б. туплаган очракта, аны аерым бүлекләргә, параграфларга, пунктларга бүләләр.

Документныј тексты гадәттә ике бүлектән тора. Беренче бүлектә документныј төзү сәбәпләре, нигезләре, максатлары күрсәтелә, икенчесендә – нәтиҗәләр, үтенечләр, боерыклар, тәкъдимнәр, кијәшләр һ. б. бирелә.

Әгәр документны ајлату ихтыяҗы булмаса, ул ике бүлектән генә тора (мәсәлән, боерыкнамәләр, сәбәбе күрсәтелмәгән гаризалар һ. б.).

Даими килеп тора торган информация трафарет текст рәвешендә рәсмиләштерелә ала. Әйтик, хезмәтченеј эш хакы турында.

Идарә итү документларыныј текстлары гадәттә берлек санда беренче зат формасында языла («боерам», «тәкъдим итәм», «сорыйм»). Коллегиаль органнары тарафыннан эшкәртелгән идарә итү документларында текст берлек санда өченче зат формасында бирелә («боера», «тәкъдим итә», «сорый»). Берничә оешма исеменнән эшләнгән документларда текст күплек санда беренче зат формасында языла («боерабыз», «тәкъдим итәбез», «сорыйбыз»).

Беркетмә тексты күплек санда өченче зат формасында рәсмиләштерелә («тыјладык», «тәкъдим иттек», «кијәшләштек»).

Хокукларны һәм вазыйфаларны билгели торган документларда (кагыйдәнамә, инструкция), ә шулай ук тасвирлама һәм билгеләмәләрне үз эченә алган документларда (акт, белешмә) берлек яки күплек санда өченче зат формасында языла («бүлек ... функцияләрен үти», «идарәгә керәләр», «комиссия тәкъдим итте»).

Хезмәт хатларында түбәндәге формалар куллануы мөмкин: күплек санда беренче зат формасында («тапшыруыгызны сорыйбыз», «тәкъдим итәбез»), берлек санда беренче зат формасында («кирәкле дип саныйм», «рөхсәт сорыйм»), берлек санда өченче зат формасында («администрация каршы килми», «икътисадый комитет мөмкин дип саный»).

Хезмәт хаты тектсы гадәттә ике өлештәј тора: кереш һәм төп бүлекләрдән.Кереш өлештә хат язуныј сәбәпләре билгеләнә, анда фактларга һәм

документларга сылтама булуы мөмкин. Мәсәлән: «26.02.2000 елда 234675 №лы йөкнамә белән «Ометьево» станциясендә товар кабул ителде. Вагон пломбалары бөтен булуыеа карамастан, яöикларны ачкан чакта безнеј тарафтан ... данә ... сумга зарар билгеләнде ... (сәүдә акты)».

Хезмәт хатыныј икенче өлешендә аныј төп максаты күрсәтелә. Мәсәлән: «Күрсәтелгән фактлар нигезендә 10 көн эчендә акча күчерүегезне үтенәбез.»

22. Кушымта барлыгын белдерү тамга. Документныј текстында искә алынган кушымта булуы очракта, аныј турында тамга түбәндәге формада бирелә:

10

Page 11: Деловые документы на татарском языке

Кушымта: 10 биттә 3 нөсхәдә.Әгәр документ тексты эчендә кушымта искә алынмаса, аныј исемен, күләмен

һәм нөсхәләр санын күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән:Кушымталар: 1. Штат тәртибе: 4 биттә, 3 н. 2. Чыгымнар сметасы: 3 биттә, 3 н.Идарә итү докменты кушымтасында өске уј почмакта идарә итү

документыныј исеме, аныј номеры һәм датасы күрсәтелгән тамга эшләргә кирәк. Мәсәлән:

КушымтаРеспублика администрациясе

10.01.2000 30 №лы

23. Имза. Бу реквизитка кул куючыныј вазыйфасы, шәхси имзасы (бланкта рәсмиләштерелгән документларда кыскача, ә калган документларда тулысынча) һәм аныј фамилиясе, инициаллары куела. Мәсәлән:

Автоматизация системаларыинституты директоры

ярдәмендә идарә итү (имза) Н.А. Сергеев

яки: Институт директоры (имза) Н.А. Сергеев

Документка берничә имза куйган очракта, алар бер-берсе астында вазыйфа югарылыгы нигезендә урнаштырыла. Мәсәлән:

Завод диреткоры (имза) М.Х.ИсламовБаш инженер (имза) Х.Х. ФәссаховБаш бухгалтер (имза) К.М. ЛатыйповаДокументка берничә бертигез вазыйфада торган шәхес кул куйганда,

имзалар бер тигезлектә рәсмиләштерелә. Мәсәлән:Татарстан ТатарстанРеспубликасыныј РеспубликасыныјЭлемтә министры Мәгариф министрыурынбасары урынбасары

(имза) А.Х. Халимов (имза) Г.И. Исламов24. Ризалашу (килешү) грифы. Бу гриф «КИЛЕШЕНГӘН» сүзеннән,

килешкән шәхес вазыйфасы, имзасы, фамилиясе белән инициаллары һәм датадан тора. Мәсәлән:

КИЛЕШЕНГӘН

Мәгариф министрлыгыныјмәктәпләр бүлеге җитәкчесе____________ Л.Ш. Хөсәенова (имза)12.03.2000Килешү коллегиаль орган яки хат аша рәсмиләштерелсә, грифны

түбәндәгечә эшлиләр:КИЛЕШЕНГӘН

Педагогия советыутырышы беркетмәсе

11

Page 12: Деловые документы на татарском языке

10.02.2000 5 №лыяки:КИЛЕШЕНГӘН

Татарстан РеспубликасыныјБаш архивы хаты11.02.2000 01-4/54 №лыКилешү (ризалашу) грифлары «имза» грифыннан түбәнрәк яки аерым биттә

рәсмиләштерелә.

Искәрмә. «Имза», «килешү грифы», «раслау грифы» реквизитларында килешкән яки раслаган шәхеснеј фактик вазыйфасы, аныј инициаллары, фамилиясе куела. Вазыйфа исеме алдыннан авыш сызык яки сојыннан «урынына» сүзе куелмый.

25. Визалар. Документка виза куйганда, шәхси имзадан башка, кул куючыныј фамилиясе һәм дата булырга тиеш. Кирәк булганда виза куючыныј вазыйфасы күрсәтелә. Мәсәлән:

1. _______________ (Хабибуллина) (имза)03.02.20002. Мәгариф министрлыгыныјидарә җитәкчесе________________ (Сидоров) (имза)08.02.2000Хезмәт хатларында виза оешмада кала торган нөсхәдә куела.

Боерыкнамәләрдә, карарларда виза беренче (төп) нөсхәдә булырга тиеш.26. Мөһер. Эш кешеләренеј хокукларын белдерә торган, кыйммәтле матди

әйберләрне яки акчаны тоту фактларын билгели торган документларда җаваплы шәхеснеј имзасы мөһер белән раслану мәҗбүри (түгәрәк герблы). Мөһер белән шулай ук хокукый актлар раслана. Мөһернеј эзе вазыйфа исеменеј өлешенә керергә тиеш. Мәсәлән:

Идарәҗитәкчесе МУ ____________ Г.В. Сидоров (имза)27. Документ күчермәсен раслау тамгасы. Документныј күчермәсен

раслаганда, «Имза» реквизиты астында «Дөрес» дигән сүз, раслаучыныј эш урыны, аныј имзасы, тулысынча фамилиясе һәм дата белән раслау тамгасы рәсмиләштерелә. Мәсәлән:

ДөресКадрлар бүлеге мөдире ____________ А.С. Смирнов (имза)10.02.2000Документныј күчермәсен башка оешмаларга биргән очракта яки аны шәхси

кулга биргәндә, раслау имзасына өстәмә мөһер куела.28. Документны төзүче фамилиясе һәм аныј телефон номеры. Бу

мәгълүматлар беренче биттә, ә анда урын булмаганда сојгы битнеј арткы ягында аскы сул почмакта куела. Мәсәлән:

Хабибрахманов 3-23-32

12

Page 13: Деловые документы на татарском языке

29. Документны башкару һәм аны эшкә тапшыру турында тамга. Бу тамгада түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

– документны башкару турында кыскача мәгълүмат;– «Эшкә» дигән сүз;– документ сакланачак эшнеј номеры.Документны башкару һәм аны эшкә тапшыру турында тамгада башкаручы

имзасы һәм дата булырга тиеш, яки башкаручы оешма тармагыныј җитәкчесе кул куя.

30. Документны автоматик чаралар ярдәмендә эзләү тамгасы. Бу тамгада файл исеме, башкаручыныј шәхси коды, ә шулай ук башка мәгълүматлар (дата, нөсхәләр саны, документныј күләме һ. б.) булуы мөмкин. Мәсәлән:

DOGN\ RASP\ 200498.DOCБу тамга түбәндәгеләр өчен кирәкле:– документны персональ компьютерга кабат кертмәс өчен;– файл исеме буенча документны тиз табу мөмкинлеге өчен;– документны компьютерга кертүчене беләр өчен.Тамга һәр биттә аскы кыр чигендә күрсәтелә.31. Документны кабул итү тамгасы. Бу тамга документныј беренче битендә

аскы өлешендә күрсәтелә. Анда кыскача оешма – документны кабул итүче – исеме, документныј килгән датасы һәм индексы бирелә.

А4 форматта эшләнгән бланкларда документлар тексты бер ярым интервал аша рәсмиләштерелә; А5 форматта – бер интервал аша. Нәшриятка әзерләнә торган документларны ике интервал аша бастырырга мөмкин.

Берничә юлдан тора торган реквизитларныј исеме (текст эчендә булмаган очракта) бер интервал аша рәсмиләштерелә. Реквизитларныј калган өлеше аларныј исемнәреннән бер ярым яки ике интервал аша языла. Мәсәлән:

КИЛЕШЕНГӘН

Оешма җитәкчесеЛ.И. СәйфуллинРеквизитлар бер-берсеннән ике-өч юлара интервал аша бирелә.Документныј төр исеме баш хәрефләр белән языла.Күп юллы реквизитларны рәсмиләштергәндә юл озынлыгы 28 билгедән

артмаска тиеш. Әгәр текстныј исеме 150 билгедән артык булса, аны уј кырныј чигенә кадәр озынайтырга мөмкин. Текстныј исеме ахырында нокта куелмый.

Документларны берничә биттә рәсмиләштергән очракта икенче һәм калган битләрдә номер күрсәтелергә тиеш. Номер гарәп саннары белән тыныш билгеләрсез битнеј өске кырыныј уртасына языла.

5. ОЕШМАНЫЈ ДОКУМЕНТ БЛАНКЛАРЫ

Оешма бланклары басмаханәдә яки персональ компьютер ярдәмендә эшләнә һәм аларга билгеле реквизитлар хас була. Бланклар расланган урнашу тәртибенә туры килергә тиеш.

Бланклар өчен А4 һәм А5 форматлы кәгазь кулланыла.Оешмалар, аныј аерым тармаклары һәм эш урынындагы аерым шәхесләр

өчен түбәндәге бланклар төрләре тәкъдим ителә:– гомуми бланк;– хезмәт хаты бланкы;– конкрет документ төре бланкы.

13

Page 14: Деловые документы на татарском языке

Гомуми бланк хезмәт хатыннан башка калган бөтен документлар эшләү өчен яраклы.

Гомуми бланкныј түбәндәге реквизитлары була:– Дәүләт гербы (Татарстанда – Татарстан Республикасы гербы). Бу реквизит

аја махсус хокукы булган оешмаларга кагыла;– оешма эмблемасы яки оешманыј сәүдә тамгасы;– югары оешма исеме (булган очракта);– оешманыј исеме.Гомуми бланкларда дата, регистрация номеры кебек реквизитларныј

трафарет өлеше булуы мөмкин, мәсәлән: «___» __________ ел, _____ №лы.Гомуми бланкларда түбәндәге реквизитлар өчен чикләнгән почмаклар

билгеләргә тәкъдим ителә:– раслау грифы;– текст исеме;– контроль тамгасы өчен.Хезмәт хаты бланкында түбәндәге реквизитлар була:– Дәүләт гербы (Татарстанда – Татарстан Республикасы гербы). Бу реквизит

аја махсус хокукы булган оешмаларга карый.– оешма эмблемасы яки оешманыј сәүдә тамгасы;– ОКПО буенча оешма коды;– югары оешма исеме (булган очракта);– оешманыј исеме;– оешма турында кирәкле мәгълүматлар (почта адресы, телефон

номерлары, телефакс, тиешле дип саналса, электрон почта адресы, Website (интернетта оешманыј бите), банктагы хисапнамә номеры, банктагы идентификация коды (БИК) һәм салым түләүченеј идентификация номеры (ИНН), лицензиянеј номеры һәм датасы).

Хезмәт хаты бланкында түбәндәге реквизитларныј трафаретлы өлешләре бирелә: дата, документныј регистрация номеры. Мәсәлән: ________, ____ №лы.

Эш хаты бланкында почмакларда түбәндәге реквизитлар күрсәтелә:– адресат;– текстныј исеме;– контроль тамгасы өчен.Гомуми документ төре бланклары гомуми бланк нигезендә эшләнә һәм аја

шул ук реквизитлар хас. Ләкин аларда өстәмә билгеле документ төре исеме куела: «БОЕРЫК», «КАРАР» һ. б.

Бүгенге көндә эш гамәлендә оешма, ведомство, оешма тармагы җитәкчеләре бланклары еш кулланыла – вазыйфа бланклары. Аларда оешма исеме урынына шәхес вазыйфасы күрсәтелә. Мәсәлән: « «Реал» Чикләнгән акционерлык җәмгыятенеј баш директоры», «Әлмәт районы һәм шәһәренеј яшьләр һәм балалар комитеты җитәкчесе».

Оешманыј вәкиллеге, филиалы, эре структур тармаклары булган очракта, оешманыј структур тармагы бланкысы булырга мөмкин.

Мәсәлән:ЧАҗ «АРСЕНАЛ»

МАРКЕТИНГ ДЕПАРТАМЕНТЫВазыйфа һәм структур тармагы бланклары, шәхес һәм тармак җитәкчесе

документларга кул куярга хокукы булган очракта гына эшләнә.Бланкларда реквизитларны урнаштыруныј ике төп варианты бар: буйлап һәм

почмаклап.Реквизитларны буйлап рәсмиләштергән очракта аларны уртада уј һәм сул

кырлардан бертигез арада урнаштыралар (Беренче рәсемне карагыз).Реквизитларны почмаклап рәсмиләштергәндә, аларны өске сул почмакта

урнаштыралар (Икенче рәсемне карагыз). Почмаклап урнаштыру хезмәт хатлары бланкысы өчен ујайлы, чөнки бу очракта өске уј почмакта хатны алучы адресы күрсәтелә.

14

Page 15: Деловые документы на татарском языке

Гомуми бланклар күбрәк буйлап, ә эш хаты бланкасы – почмаклап рәсмиләштерелә.

«Татарстан гербы», «оешма эмблемасы» реквизитларын оешма исеменеј уртасында урнаштырырга тәкъдим ителә.

«Оешма исеме», «документ төре исеме», «документ эшләнгән яки бастырылган урыны» реквизитлары, ә шулай ук дата, регистрация номеры бланкларда түбәндәгечә урнаштырыла:

– әләм кебек (реквизитныј һәрбер юлы сул кырныј чигеннән башлана)– урталаштырып (реквизитныј һәрбер юлныј башы һәм ахыры уј һәм сул

кырларыныј чикләреннән бертигез арада урнашкан).Чит ил оешмалары белән эш иткән очракта оешмаларга махсус бланклар

рәсмиләштерү кирәге чыга. Бу бланкларда бөтен реквизитлар партнерныј телендә, мәсәлән, инглиз телендә кабатланырга тиеш. Андый бланкларда кырлар дүрт яктан да берешәр дюйм була (2,54 см).

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле булу сәбәпле, документлар татарча һәм русча рәсмиләштерелә. Оешманыј исемен, аныј турында бөтен мәгълүматларын, документны эшкәрткән яки бастырылган урынын татар һәм рус телләрендә бертигез дәрәҗәдә буйлап эшкәртелгән бланкларда рәсмиләштерәләр. Кагыйдә буларак, татарча реквизитларны чул якта, ә русча – уј якта язалар.

Бөтен бланкларда иј кимендә түбәндәге күрсәткән буш кырлар булуы мәҗбүри:

– сул яктан – 20 мм;– өстән – 20 мм;– уј яктан – 10 мм;– астан – 10 мм.«Татарстан Республикасы гербы», «оешма эмблемасы» һәм «куллануны

чикләү грифы» реквизитлары документныј өске кырында һәм шул кырныј чигеннән кимендә 3 мм арада урнаштырыла.

Бланклар югары сыйфатлы кәгазьдә эшләнә. Кәгазьнеј тыгызлыгы кимендә 80 г/кв.м. һәм аклыгы 88% булырга тиеш. Бланклардан ксерокс һәм башка техник чаралар ярдәмендә сыйфатлы күчермә алыр өчен, бланклар куе төсле буяулар белән эшләнергә тиеш.

15

Page 16: Деловые документы на татарском языке

Беренче рәсем

ЧАҖ «АЛСУ» 423400, Әлмәт шәһ., Төзүчеләр ур., 45 и/с ... банк ... к/с ... БИК ... ИНН ... тел/факс 2-32-23 E-Mail:[email protected] Лицензия _______ № ОКПО коды ______№ ______ №

Икенче рәсем

ЧАҖ «АЛСУ»

БОЕРЫК

09.01.2000 _______ ____ №лы

16

Page 17: Деловые документы на татарском языке

17

Page 18: Деловые документы на татарском языке

КУШЫМТАЛАР

«Сервис» акционерлыкҗәмгыяте директоры

И.В. Рощина

АјлатмаАвтомашинаны көйләү зарурлыгы аркасында җитештерү берлеге

менеджеры И.Г. Глебовны 10.11.99дан 15.11.99га кадәр «Формаз» заводына командировкага җибәрүегезне үтенәм.

җитештерү бүлеге башлыгы И.П. Нестеров

МИЛЕК ИДАРӘСЕ

БОЕРЫК11.11.99. ______№лы

Кабул итәргә: Петр Иванович Ивановны 1200 сум оклад белән финанс бүлегенә инже нер итеп.

Идарә башлыгы И.Д. Хафизов

Боерык белән таныш (имзасы) 11.11.99

«Сеспель» чикләнгәнҗаваплылыклы оешма

директорыИ.Г. Ибраһимовка

ХӘБӘРЛӘМӘСезнеј исемгә 160 меј сум акча күчерелгән. Ленин урамы, 20 нче йорт

адресы буенча килеп алугыз сорала.

Почта мөдире И.Г. Госманов

18

Page 19: Деловые документы на татарском языке

15 нче балалар бакчасымөдире А.И. Ахмадеевага

А.Г. Денисовтан

үТЕНЕЧСездән өч яшьлек улым Денисов Дмитрийга балалар бакчасыннан урын

бирүегезне үтенәм.

10.11.99А.Г. Денисов

Милек идарәсе башлыгыИ.Д. ХафизовкаП.И. Ивановтан

ГАРИЗАСездән мине финанс бүлегенә инженер итеп эшкә алуыгызны сорыйм.

10.11.99П.И. Иванов

МИЛЕК ИДАРӘСЕ

«КИЛЕШЕНГӘН» «РАСЛЫЙМ»Профком рәисе Баш инженер___________ _________В.И. Иванов П.И. Сидоров

АЈЛАТМАперсональ электрон-хисаплау машиналары операторларыныј

хезмәтен саклау буенча.1. Әлеге инструкция персональ электрон-хисаплау машиналары белән

эшләүчеләр өчен төзелгән.2. ПЭХМ операторларыныј эше хезмәт шартлары өчен куркыныч һәм

зарарлы булган хезмәт категориясенә керә.3. ПЭХМ белән эшләү 18 яше тулмаган кешеләргә тоела.4. Йөкле хатын-кызларга ПЭХМда эшләү тоела.

Т. К. Б. инженеры И.В. Ладыгин «КИЛЕШЕНГӘН»Т. К. Б. баш инженерыурынбасары И.Х. Әхмәдуллин

М.С. Ивановка

19

Page 20: Деловые документы на татарском языке

РӘХМӘТ ХАТЫХөрмәтле Мария Сергеевна!Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Сезгә улыгыз П.И.

Ивановны намуслы, хезмәт сөючән, батыр егет итеп тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерә.

ТРЭЭ министры В.Д. Закиров

СЫЙФАТЛАМА (характеристика)

Хафизов Вәли Гөмәр улы, 1984 елда туган, татар, 10 нчы сыйныф укучысы.

Хафизов Вәли Гөмәр улы 1999/2000 нче уку елында Әлмәт районы Кичүчат урта мәктәбендә укыды.

Мәктәптә уку елында үзен тырыш, тәртипле һәм җаваплы укучы итеп күрсәтте. Барлык предметлардан «4» һәм «5» билгеләренә өлгерә.

Сыйныфта аны хөрмәт итәләр.Тыйнак, аралашучан, яхшы, ярдәмчел иптәш.Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мәктәп газетасыныј мөхәррире

булып эшләде.Сыйфатлама яја уку урынына – Әлмәт районы Бишмунча урта мәктәбенә

тапшыру өчен бирелә.

Мәктәп директоры Ф.К. Шәяхмәтов 14 июнь 2000 ел

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ(автобиография)

Мин 1926 нчы елныј 23 маенда Мәскәү шәһәрендә туганмын. Минем әтием укытучы иде. Ул күп дәреслекләр, әсбаплар, фәнни-популяр китапларныј танылган авторы.

Минем балачак зур коммуналь фатирда үтте. Ул фатирныј күп өлешендә безнеј туганнар яши иде. Бу йортта зур нык гаилә рухы сакланып килгән – хезмәт сөю, һәрбер һөнәргә хөрмәт белән карау, бер-берејә ярдәм күрсәтү, әдәбиятны һәм фәнне ярату.

Мәктәптә укыганда минем шәхес буларак формалашуымда гаилә йогынтысы аеруча зур булды, чөнки башлангыч белемне мин өйдә алдым. Шуја күрәдер, үземнеј яшьтәшләрем белән уртак телне авыр таба идем.

1944 нче елда мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым һәм шул ук елны Мәскәү университетыныј физика факультетына укырга кердем. Университетны кызыл диплом белән бетердем.

1950 нче елныј сентябреннән 1956 нчы елга кадәр хәрби заводта инженер-уйлап табучы булып эшләдем. Шул чакта мин теоретик физика буенча берничә мәкалә яздым һәм аларны Мәскәүгә бәяләү өчен җибәрдем.

Минем бу беренче язмаларым бер җирдә дә басылмады, әмма алар минем фәнни эшемдә нык ышану хисе тудырдылар.

20

Page 21: Деловые документы на татарском языке

Гыйльманов И.

БЕРКЕТМӘӘлмәт районы Елхово урта мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары

җыелышыныј 5 нче номерлы беркетмәсе.

14 апрель 1999 ел.җыелышта 16 укучы һәм сыйныф җитәкчесе Илһам Исламов катнаша. 2

укучы авыру сәбәпле җыелышта катнаша алмый.җыелышныј рәисе Ләйсән Галиева

Сәркатип Гомәр Саттаров

Көн тәртибе:1. Мәктәптә уздыралачак халык иҗаты бәйрәменә хәзерлек.Тыјлајды:Бу турыда сыйныф җитәкчесе Илһам Исламовка сүз бирелде. Ул 5-8

сыйныф укучыларыныј үзешчән сәнгатькә, әдәбият һәм драма түгәрәкләрендә актив катнашып килүләрен сөйләп үтте. Киләсе бәйрәмгә хәзерләнү өчен кайбер җаваплы укучыларны билгеләде.

Сыйныф старостасы Азат Кәримов, укучылар Айгөл, Миләүшә, Сәйдәш бу фикерне яклап сөйләделәр һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

җыелыш түбәндәге карарга килде:1. Халык иҗаты бәйрәмендә катнашырга.2. Укучыларныј чиккән, бәйләгән әйберләреннән күргәзмә оештырырга.3. җырлы-биюле аулак өй, Казан сөлгесе күренешләрен әзерләргә.

җыелыш рәисе Л. ГалиеваСәркатип Г. Саттаров

ЙОРТНЫ САТУ-АЛУ ТУРЫНДА КИЛЕШү

КИЛЕШүТатарстан Республикасы, Әлмәт районы, Мијнебай авылы. Бер меј тугыз

йөз туксан тугызынчы ел, бишенче декабрь.Без, Татарстан республикасы, Әлмәт районы Мијнебай авылында яшәүче

Әмиров Ленар Марат улы һәм Әлмәт районы Кичүчат авылында яшәүче Галиев Ахун Риф улы бу килешүне түбәндәге эш хакында төзедек:

1. Әмиров Ленар Марат улы үзенә караган җир участогын да кертеп 70 кв. метр (җитмеш квадрат метр) зурлыгындагы Әлмәт районы Мијнебай авылында урнашкан йорт-җирен каралты-куралары белән сатты, ә Әлмәт районы Кичүчат авылында яшәүче Галиев Ахун Риф улы сатып алды.

2. Югарыда күрсәтелгән йорт-җир каралты-куралары белән хуҗалык кенәгәсе (67 нче №лы 1993 елныј 25 августтан) нигезендә Әмиров Ленар Марат улыныкы булып исәпләнә һәм Галиев Ахун Риф улына сиксән меј сумга сатылды. Бу суммадагы акча Галиев А.Р. тарафыннан Әмиров Л.М. договорга имза куйганнан сој түләнде. Йорт-җир һәм каралты-кураланыј билгеләнгән (инвентаризация) бәясе сиксән меј сум.

21

Page 22: Деловые документы на татарском языке

3. Бу килешү төзелгәнгә кадәр сатыла торган йорт-җир беркемгә дә сатылмаган, закладка салынмаган, бәхәсле түгел, мөлкәткә арест салынмаган.

4. РФ Гражданлык кодексыныј 130, 434, 549-556 маддәләре ике якка да ајлатылган.

5. Килешүнеј чыгымнарнын ике як та тигез күтәрә (яки сатучы, алучы гына).

6. Килешү ике данәдә төзелеп, бер данәсе а/с башкарма комитетында, бер данәсе Галиев Ахун Риф улында.

Имзалар:

1999 ел 5 декабрендә бу килешү Мијнебай авыл Советы башкарма крмитеты тарафыннан расланды. Килешүгә ике як та минем катнашта имза куйдылар, һәр ике як шәхеснеј дә хокукка сәләтлеге тикшерелде.

(Мөһер) Рәис (Имза)Нотариаль контораныј раслау язуы

22